Эчтәлеккә күчү

Рафаэль Юнысов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Юнысов latin yazuında])
Рафаэль Юнысов
Туган телдә исем Рафаэль Сөләйман улы Юнысов
Туган 2 февраль 1950(1950-02-02) (75 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы , Мәлләтамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре ветеринария табибы, администратор-менеджер
Җефет Сәвия
Балалар Эдуард
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2024) РФ атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре (2007) II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале (2015)«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015)

Рафаэль Юнысов, Рафаэль Сөләйман улы Юнысов (Рафаэль Сулейманович Юнусов; 1950 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, Мөслим районы, Мәлләтамак) – икътисадчы-менеджер, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры[1]. Р��ссиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре (2007). Яр Чаллы шәһәренең (2004) һәм Мөслим районының мактаулы гражданы[2].

1950 елның 2 февралендә Татарстан АССР Мөслим районы Мәлләтамак авылында дүрт балалы (өч ул, бер кыз) гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Сөләйман Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Әнисе колхозда яшелчәчеләр бригадиры булып эшләгән.

Үсмер чагында ук Рафаэль Сөләйман улы өстәл-урындыклар, шкаф-комодлар ясаган, капка-коймалар корган. Унынчы класста укыганда, әтисе һәм туганнары белән берлектә, үз көчләре белән йорт салып кергәннәр. Югары уку йортында укыганда да өч урында эшләгән: институтта ярты ставкага балта остасы, хладокомбинатта (бүген «Холод» ААҖ) ишегалды себерүче, төзелештә электрик. Институт тәмамлаганга, армиядә (разведка дивизионында) 1 ел гына хезмәт иткән, оптик разведка командиры урынбасары һәм гарнизонның баш электригы вазыйфаларын башкарган[3].

Казан дәүләт ветеринария институтын (1973), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1985), РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлагач, Ленинабад өлкәсендә өлкә ветеинария шифаханәсендә, соңрак өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгында инспектор булып эшләгән.

1975 елдан ― Татарстанда. 1975―1978 елларда ― Чаллы (1976 елдан Тукай) районы Илбакты совхозында (директоры Зөфәр Заһретдин улы Галиев) баш ветеринария табибы (гаиләсе белән Игенче, Калмаш авылларында яши).

1978―1981 елларда Чаллының Автозавод районы базарында директор урынбасары, соңыннан директор була.

1981―1986 елларда «Камгэсэнергострой»га караган «Отделстрой – 1» идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.

1986―1988 елларда ― Алабуганың «Зима» тегү фабрикасы директоры.

1988 елдан Чаллы икмәк заводында (комбинатында): директор урынбасары, директор; 1994 елдан ― «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры. Республиканың азык-төлек предприятиеләре арасында «Чаллы икмәге» беренчеләрдән булып акционерлашкан. «Чаллы икмәге» ― басулар, элеватор-тегермәннәрдән башлап кибет киштәләренә кадәр арада күп санлы җитештерү һәм ярдәмче структураларны эченә алган, күп тармаклы, меңәрләгән эшчесе, автотранспорт предприятиесе, ремонт базасы, ун авылны берләштергән агрофирмасы һ.б. булган ширкәт. 2015 елда предприятие «Туган як» агрофирмасын гамәлгә куйган, ул Татарстанның өч районында ― Сарман, Минзәлә һәм Мөслим районнарында эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиесен Рафаэль Юнысовның улы Эдуард Юнысов җитәкли[4][5].

«Чаллы икмәге»нең иганәчелеккә керткән өлеше дистәләгән миллионнар белән исәпләнә. Рафаэль Сөләйман улы ― Чаллыда җәмигъ мәчете төзелешенә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Игенче авылында иман йорты төзелешенә үзеннән өлеш кертә. Туган авылы Мәлләтамакта мәчет салдыру, урамнарына асфальт җәйдерү, Тукай мәйданы (паркы) булдыру, шагыйрьгә һәйкәл куйдыру, чыршылар утыртып, авыл паркы булдыру, ел саен Сабан туйлары уздыру, туган авылы тарихын китап итеп бастырырга әзерләү кебек эшләрдә алдан йөри[6].

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ике чакырылыш (1995―2004) Яр Чаллы шәһәр советы депутаты.
  • Өч чакырылыш (2000―2004, 2004―2009, 2014―2019) ТР Дәүләт советы депутаты[7][8].
  • Яр Чаллы «Мөслим якташлыгы» җәмгыяте рәисе[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләле. Хатыны Сәвия, балалар поликлиникасы шәфкать туташы. Улы Эдуард, «Чаллы икмәге» идарә итү компаниясенең генераль директоры; оныклары [14].

Мәкаләләр